Азнакай шәһәре халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре төрле конкурсларда һәр елны актив катнашалар. 2020 елда өйгә йөреп хезмәт курсәту булекчәсе җитәкчесе Гөлфия Мөксинова“ Чатыр –Тау” туган якның тәбигать һәйкәле” дигән проект белән катнашып, Татнефть акционерлык җәмгыятенең Хәйрия фонды оештырган конкурста катнашып, грант отуга иреште. Проектның үтәлешен тәэмин итеп, ой шартларында социаль хезмәт алучы өлкәннәр белән “Чатыр- тау” табигать тыюлыгына экскурсия оештырылды. Бүлекчә җитәкчесе Муксинова Г.А. өлкәннәрне “Чатыр-Тау” турында кызыклы язма белэн таныштырды. Катнашучылар табигатьнең матурлыгына хозурландылар, дару үләннәре, җиләк җыйдылар, мәтрүшкә салып бергәләп чәй эчтеләр, тәэсирләре белән уртаклаштылар.