Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова, Кол Гали исемендәге Түбән Кама милли - туган якны өйрәнү китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә, 2020 нче елның 4 нче августында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен, РФдә дан һәм Хәтер елына багышланган чара үткәрде.
Очрашу башында педагог балалар белән быел РФдә совет халкының фашистлар Германиясен Җиңүенә 75 ел тулуны билгеләп үтү турында сөйләде. Китапханәчеләр балаларга Бөек Ватан сугышына багышланган китаплардан күргәзмә күрсәттеләр һәм әлеге әсәрләр буенча таныштыру экскурсиясе үткәрделәр. А. Приставкинның “Алтын болыт кунды” китабына тулырак тукталдылар. Балалар «Алтын болыт»ның 1981 елда язылган Анатолий Игнатьевич Приставкинның автобиографик повесте икәнлеген белделәр. Повесть трилогиянең бер өлеше булып тора, аңа шулай ук «Солдат һәм малай» һәм «Кәккүк балалары» повестьлары да керә. Әсәр хәрби балачак, сукбайлык, халыкларны депортацияләү темаларына багышланган. «Алтын тун» повесте өчен Приставкин 1988 елда СССР дәүләт премиясенә лаек була. Сугыш белән күмелгән ике бертуган-игезәкләр, турындагы хикәяне игътибар белән тыңладылар. Бу тарих аларның һәркайсын күңел тирәнлегенә кадәр тетрәндерде.