2020 нче елның 4 августында Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең лекотекасында күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 5 бала өчен «Киноҗәй»дигән төркемле шөгыль үткәрелде. Шөгыль кысаларында «Кәкре көзгеләр патшалыгы» киносы каралды. "Кайчагында һәр кешегә үз-үзенә читтән карау файдалы була», - дигән төп фикерне ачыклау максатыннан, фильм турында фикер алышу оештырылды.
Шөгыль оештыручыларга да, катнашучыларга да ошады. Балалар социаль педагогка рәхмәт белдерделәр һәм төркемле шөгыльләр кысаларында кинолар карауны дәвам итәргә теләк белдерделәр.