2020 нче елның 7 нче сентябре көнне "Экстремизмга-юк!” терроризмга каршы айлык кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова 12 нче санлы социаль участогында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 11 бала арасында “Терроризм дөньяны яндыра!” дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: терроризм турында күзаллауны формалаштыру.
Дәрес башында балалар «Терроризм» төшенчәсе белән таныштылар, Беслан шәһәрендә булган фаҗига турында белделәр, 3 сентябрьдә Россиядә террорчылык актларында һәлак булганнарны искә алу көне дип санала. Гадәттән тыш хәл килеп туган очракта үз-үзеңне тотырга өйрәтү максаты белән белгеч балалар белән бергә «Әгәр шундый очрак булса...» дигән уен уйнадылар, анда балалар үзләре дә проблемалы хәлдән чыгу юлын таптылар. Соңыннан балаларга асфальтта төсле меллар белән тыныч тормыш турында рәсем ясарга тәкъдим ителде.
Дәрес ахырында белгеч балалар белән беркем дә янау ысулы белән башка кешенең тормышын алырга хокуклы түгел, һәр кеше өчен иң кыйммәтле нәрсә-ул аның гомере һәм җирдә булган тынычлык дигән нәтиҗә ясадылар.