Хәзерге вакытта безнең републикабызда игелекле эшләр атналыгы бара. Шушы унайдан, 8нче сентябрь көнне Югары- Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Галимжанова Ф.Н. «Игелекле сүз» дигән темага шөгыль уздырды. Шөгыльнен максаты: - игелекле һәм әдәпле сүзләр турында балаларның белемнәрен үстерү; -балалар да әдәплелек, тыйнаклык, игелеклелек сыйфатларын тәрбияләү; -иптэшләренә карата хөрмәт, аралашкан чакта игелекле булырга өйрәтү; - шагыйрьләрнең яхшылык һәм явызлык турындагы шигырьләре белән таныштыру. Шөгыль композитор В.Шаинскийнын «Улыбка» дигән жырын тынлау белән башланып китте. Тәрбияче балаларга изге гамәлләр кылу өчен, ешрак изге сүзләрдән файдаланырга кирәклеген анлатты. Алардан һәрвакыт та жылы, шатлыклы һәм якты була. Сүз бөек көчкә ия. Игелекле сүз авыр минутларда кәефне күтәрә, начар уйларны куып тарата. Сүз генә түгел, безнең, эш -гамәлләребез дә яхшы һәм игелекле булырга тиеш. Һәрвакытта да кешеләр өчен, файдалы булырга кирәк. Аннары тәрбияче балаларны шагыйрьләрнең, яхшылык һәм явызлык турындагы шигырьләре белән таныштырды. Игелекле сүзләр турында мәкальләр әйтелде. Бергәләп әдәпле сүзләрдән торган чәчәк ясадылар. Шөгыль ахырында тәрбияче балаларны актив булганнары өчен мактады. Буген әйтелгән игелекле сүзләр сезне кояш кебек гел җылытып торсын дип, яхшы кәеф теләде.