«Хокук бозу, җинаять һәм яшүсмерләр» темасы һәрвакыт актуаль. Кызганычка каршы, яшүсмерләр кылган гамәлләренең нинди авыр нәтиҗәләргә китерүен аңлап бетермиләр.
Чирмешән муниципаль районындагы “Мәрхәмәтле йөрәк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Галина Микушова һәм Гүзәлия Сафиуллина балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрәләр. Аларга җинаять җаваплылыгы кайсы яшьтән башлануын һәм Россия законнарында нинди җаваплылык төрләре барлыгын аңлаталар.