ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә ел саен үткәрелә торган «Көзге игелек атнасы» чараларын үткәрү кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтүче гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтү механизмы эшләтеп җибәрелде.

«Тәрбия мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында укытучы Бадертдинова Р.М. һәм өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Таллы Бүләк авылына барып постельда ятучы авыруның урын-җирен алыштыру буенча туганнары белән практик дәрес үткәрделәр. Раушания Мәдхәт кызы техник тернәкләндерү чаралары ярдәмендә авыруның урын-җирен тиз һәм гади генә алыштыру чараларын күрсәтте. Туганнары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары К. А. Таҗетдинованың эш визиты

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында «Демография» милли проектына нигезләнеп социаль хезмәт алучылар өчен «Дон тренажеры» дигән темага чара үткәрде.

10 нчы сентябрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Теләнче Тамак коррекция мәктәбендә "Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы" дигән иреклеләр акциясе кысаларында "Без төрле, әмма без бергә"дигән урам чаралары циклы уздырдылар.


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

   Сарман муниципаль  районындагы  “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль  хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендә   эшнең сыйфатын тикшерүләр план нигезендә алып барыла. Социаль хезмәт җыелмаларыннан  файдаланучылар районның төрле авылларында һәм шәһәр тибындагы посёлокта яшиләр. Тикшерүләр график нигезендә үтә.

Үзәк белгечләре  социаль хезмәт җыелмаларыннан файдаланучыларда булдылар һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты турында анкеталар тутырдылар. Тулаем алганда,  социаль хезмәткәрләр адресына уңай фикерләр генә ишеттеләр. Социаль хезмәткәләрнең төрле темага инструктажлар уздыруы, бигрәк тә янгынга каршы чараларга басым ясалуы, дәүләт тарафыннан гарантияләнгән һәм өстәмә хезмәтләрнең  тулаем һәм вакытында үтәлүе  ачыкланды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, районның газ оешмасы, «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре катнашында  70  һәм аннан өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәрнең социаль хезмәткә мохтаҗлыгын барлау  максатыннан рейдлар 31 августтан янадан йорелэ башлады.

 

2020 нче елның 8 нче сентябрендә Сарман муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен халыкара грамоталылыкны тарату көненә багышланган чара узды. Бу бәйрәм ел саен 8 сентябрьдә билгеләп үтелә. Аның максаты – бөтен дөньяда грамоталылык дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итүче инициативаларга ярдәм итү. Грамоталылык кеше хокукларының берсе, шулай ук шәхесне үстерү, социальләштерү өчен мөһим инструмент булып тора. Халыкның грамоталылыгы төрле максатларга ирешүдә ярдәм итә – тынычлыкны  саклап калу, тотрыклы социаль үсеш, хәерчелеккә һәм авыруларга каршы көрәш, гендер тигезлеккә ирешү һәм демократик ирекләрне игълан итү. «Шәфкать» үзәге ял итүчеләре татар һәм урыс телләрендә диктант яздылар. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасы Президентын сайлау, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын сайлау кысаларында Сарман муниципаль районында эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары А.Р.Мубаракшин булып китте. 

2020 нче елның 7 нче сентябре көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 10 балигъ булмаган бала арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча «Ариадна җепләре» программасы кысаларында «Башка кешеләр белән ничек аралашырга» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максаты: аралашу һәм аралашучан кеше турында күзаллауны формалаштыру, әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле аралашу нигезләренә һәм куркыныч хәлдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International