«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Экстремизмга-юк!» айлыгы кысаларында «Спорт экстремизм һәм терроризмга каршы» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

    «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Зөһрә Закирова “Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында “Спорт экстремизмга һәм терроризмга каршы” дигән спорт - сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

     Чараның максаты: республикада терроризм һәм экстремизмны кисәтү, сәламәт, актив тормыш рәвешен пропагандалау.

     Чара башланыр алдыннан инструктор терроризм барлыкка килүен кисәтү өчен республикада, шәһәрдә һәм социаль учреждениеләрдә нинди куркынычсызлык чаралары үткәрелүе турында әңгәмә үткәрде.

     Чара саф һавада эстафета рәвешендә үткәрелде. Уенчылар ике командага бүленде һәм ярышларга актив кушылды. Барлык катнашучылар да үзләренең тизлек, җитезлек, көч һәм чыдамлылык кебек физик сыйфатларын күрсәтә алдылар. Чара ахырында «Туп кемдә?», «Кырмыскалар», «Кайнар бәрәңге» дигән хәрәкәтле уеннар үткәрелде.

       Социаль хезмәт алучылар уеннан һәм бер-берсе белән аралашудан канәгать калдылар, шулай ук үзләре өчен актив һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барырга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.

        Чарада җиде кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International