2020 елның 7 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Көзге фейерверк хыялы” дигән табигый материалдан әзерләнгән мастер – класс үткәрелде.
Укучылар тәкъдим иткән төрле материалдан: яфраклар, ботаклар, киптерелгән җиләк – җимешләрдән эшкә тотындылар. Алар үз уй- ниятләрен зур кызыксыну белән тормышка ашырдылар һәм аларның бу яхшы килеп чыкты.
Эш ахырында балалар күргәзмә ясадылар, аны үзәкнең һәр хезмәткәре яратып карый алды. Балаларда мондый эшләрне өйдә башкару һәм яшьтәшләрен өйрәтү теләге туды.