ВИЧ-инфекцияне профилактикалау бүген, иртәгә һәм һәрвакыт мөһим! ВИЧ-йогышы дөньяда иң җитди проблемаларның берсе булып кала бирә. Азнакай «Өмет» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча чара уздырганнар. Чара барышында бүлекчә социаль педагогы Лотфуллина Л. М. балаларга ВИЧ-инфекциядән үзеңне ничек сакларга, аның симптомнары һәм тапшыру юллары турында сөйләде. Шулай ук ВИЧ белән яшәүче кешеләрнең проблемалары да каралды. Укучылар ВИЧ яки СПИД белән яшәүче кеше безнең ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу, барыннан да элек, үз хисләре, ихтыяҗлары, өметләре булган кешеләр. Мондый кешегә ярдәм итү өчен бары «аркасына борылмаска»гына кирәк. Чара ахырында буклетлар таратылды.