“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шашка буенча ярыш

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова, психолог Чулпан Гәлләмова һәм хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова Татарстан Республикасы инвалидлар тернәкләндерү оешмасы «Спорт хәрәкәте» һәм инвалидларны тернәкләндерү ассоциациясе «Ростресурс» ярдәмендә социаль хезмәт алучылар арасында шашка буенча ярыш үткәрделәр.

Чараның максаты: республика сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында пропаганда, сәламәт яшәү рәвешен, өстәл уеннарын популярлаштыру.

Бөтенроссия аеклык көненә багышланган ярышта «Спорт хәрәкәте» Татарстан Республикасы инвалидлар тернәкләндерү оешмасы төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галеев, үсеш буенча директор Артур Васильев һәм волонтер Диана Дәүләтшина катнашты.

Оештыручылар ярышта катнашучы социаль хезмәт алучылырны сәламләп, коронавирус инфекциясе буенча инструктаж уздырдылар һәм шашка уены кагыйдәләрен искә төшереп, лаеклы җиңү теләделәр. Бу уенда хәтта өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар да бик теләп катнаштылар һәм алар үзләренең нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

Ярышны тәмамлап призлы урыннар билгеләнде. Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар һәм истәлекле призлар тапшырылды, ә барлык катнашучыларга грамоталар бирелде.

Чараны тәмамлап, волонтерлар социаль хезмәт алучыларның ялларын кызыклы  һәм төрлеләндереп уздыру өчен “Футбол” дип исемләнгән уен бүләк иттеләр.

Чара барышында барлык катнашучылар да уңай хис-кичерешләр алдылар, ә Әсхәт Галеевнең җылы сүзләре һәм аның шәхси үрнәге - кешеләргә карата ихтирам һәм чын яхшылык үрнәге барлык катнашучыларның күңелләрендә онытылмаслык эз калдырды.

Чарада кырык дүрт кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International