17 сентябрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Сезонлы йогышлы авырулар (грипп, ОРЗ, яңа коронавирус йогышы (COVID-19)» темасына дәрес узды.
«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче шәфкать туташы Голшат Абдуллина бу теманы киң ачты һәм авырулар вакытында ничек дөрес итеп сакланырга кирәген өйрәтте.
Киләсе дәресне 24 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла.
Сәйләннән эшләнмәләр
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә хезмәт буенча инструктор Окушко И.В. балалар белән берлектә сәйләннән искиткеч әйберләр ясыйлар.
Бисероплетение-ул гаҗәеп шогыль, ул бала үсеше өчен бик күп файда китерә: игътибарны ныгыта, мотор күнекмәләрен, ихтыярын һәм хәтерен үстерә. Сәйлән үрү техникасы сәнгатьчә зәвык, фантазия генә түгел, тырышлык һәм сабырлык та тәрбияли. Сәйләннән төрле эшләнмәләр ясаганда киң фикерләү, гәүдәләндерү, гади математик күнекмәләр (исәп, форма, күләме), әйләнә-тирә дөнья турында белем, үҗәтлелек, ихтыяр һәм иҗади фикерләү үсеш ала. Бу координацияне үстерү дә - еш кына балаларга юка чыбык белән төймәнең кечкенә тишегенә эләгүе кыен була, ләкин төймәләр белән даими шөгыльләнү, координацияне яхшырта. Әлеге эшчәнлек төре мөмкинлекләре чикле балалар өчен үз-үзеңне тормышка ашыру чарасы булырга мөмкин. Балалар рәхәтләнеп хайваннар дөньясы (песиләр, этләр, аюлар, төлкеләр, куяннар, кош-корт, балык, җир-су хайваннары, бөҗәкләр һ.б.) белән бәйле сәйләннән эшләнмәләр җыялар.
Әмма иң мөһиме, шуны билгеләп үтәсе килә, үзләре булдырган эшләреннән балалар эмоциональ канәгатьләнү кичерәләр. Шөгыльләнүнең иң мөһиме: алган нәтиҗәдән балаларның күзләрендә ялтыравык, бәхетле елмаюлар булуы.
Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә массаж ясаучы шәфкать туташы Гуллю Мустафаева умыртка сөяге һәм баш мие тамырлары кысылган очракта массажның роле турында мастер-класс үткәрде.
Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гөлия Мифтахова һәм Әлфия Василена социаль хезмәт алучылар белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Туган ягым, синең белән горурланам! дигән төркемле дәрес уздырдылар.
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 16 нчы сентябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Әлфия Байкова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле 10 бала өчен «Күңелле туп» дигән төркемле дәрес үткәрде. Шөгыльнең максаты: тизлек реакциясен үстерү, хәрәкәтләрнең килешеп эшләвен формалаштыру, игътибарлылык һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерү.
18.09.2020 халыкара терроризмга каршы көрәш көне кысаларында социаль педагоглар Лилиә Лотфуллина һәм Ильвира Идрисова балигъ булмаган балалар белән «балалар көләргә һәм тыныч тормышта яшәргә тиеш»дигән темага чара үткәрделәр. Чара Бесланда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды, балалар, гадәттәгечә, һәлак булган балаларны һәм өлкәннәрне искә алдылар. Балигъ булмаган балалар уен формасында экстремаль хәлләрдә саклану кагыйдәләрне искә алдылар, шулай ук тормыш һәм сәламәтлекне саклау өчен кирәкле тәртип кагыйдәләрен ныгыттылар, хәрби-патриотик тәрбия, Ватанга мәхәббәт, илебезнең төрле милләтләре мәдәниятенә толерант мөнәсәбәтне пропагандаладылар. Балалар зур теләк белән экстремизмның үсеше турында фикер алыштылар һәм иҗтимагый куркынычсызлыкка җитди янау буларак уйландылар.
«Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Людмила Голубева «Жизнь один!» кинолекторияләренең социаль хезмәт күрсәтүләрен балигъ булмаган балалар белән үткәргән. Аның максаты - балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау иде.
Азнакайның «Өмет» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре профилактик эш алып бару кысаларында социаль участокта «Аек гаилә – сәламәт һәм бәхетле балалар»дип исемләнгән төркемле дәрес үткәргәннәр. Тормышыбызның иң бәхетле, дулкынландыргыч мизгелләрен без йөрәкләребезгә иң кадерле кешеләр белән бергә кичерәбез. Әмма еш кына нәкъ менә иң якын кешеләр газаплар китерә. Моның сәбәбе-эчкечелек.
17-нче сентябрь көнне Югары-Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х.җитәкчелендә көз темасына багышланган кисеп ябыштыру шөгыле үткәрелде.
Азнакай шәhәре «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «тәрбия бирү мәктәбенең чираттагы дәресе үткәрелде. Чарага социаль хезмәткәрләр чакырылды. Дәресне өйгә йөреп социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе шәфкатъ туташы Раушания Бадертдинова үткәрде. Дәреснең темасы бот сөяге сынганда ярдәм күрсәтүгә багышланды. Укытучы мөмкин булган катлаулыклар турында сөйләде, дәрес ахырында кызыксындырган сорауларга җавап бирде.