2020 елның гыйнварында III Республика яшьләр « Чиксез талантлар фестивале» старт алды. Фестивальнең максаты-мөмкинлекләре чикләнгән яшьләргә спортта, иҗатта, һөнәри эшчәнлектә үз казанышларын күрсәтү.
Мамадыш интернат-йортында яшәүче Афанасьев Артур Васильевич " Чикләрсез Спорт» номинациясендә читтән торып үткәрелгән турында катнашты һәм җиңүче булды. Артур спорт белән шөгыльләнергә бик ярата, учреждениедә дә, район күләмендә дә бер генә чараны да калдырмый.
Элегрәк бүләкләү Казанда узса, быел оештыручылар катнашучылар янына үзләре дә килгән. Кагыйдәләр пандемия аркасында үзгәртергә мәҗбүр булды. Артур истәлекле бүләкләр , җиңүче дипломы һәм кубок белән бүләкләнде.