«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Ольга Луб социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле 6 бала өчен “Физкульт-сәлам!” дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: мөмкинлекләре чикле балаларны хәрәкәт эшчәнлеген нормальләштерү юлы белән социаль җайлаштыру һәм психологик ышаныч булдыру; баланың вестибуляр аппаратын үстерү, аның хәрәкәт активлыгын һәм хәрәкәтләрен координацияләү.
Дәрес “Физкульт-сәлам!” чара спорт маталарын кулланып вестибуляр аппаратны үстерү буенча күнегүдән башланды. Шулай итеп, “Капкага бәрелмичә үт” биремендә маталардан ясалган капкалар аша, аларга бәрелмичә һәм екмыйча узу торды. Башта балалар капкалар аша ачык күз белән үттеләр, ә аннары күзләрен ябып күнегүләр ясадылар. Катнашучылар үз мөмкинлекләреннән чыгып, биремне тулысынча һәм дөрес башкарырга тырыштылар.Аннан соң балалар мускулларны моторикалау һәм ял итү өчен туп белән күнегүләр ясадылар. Балалар тупны аяклары белән тибеп бер-берсенә тапшырдылар. Бу гади бирем объект артыннан күзәтү эшен үстерә, шулай ук бала туп артыннан хәрәкәт иткәндә аның мотор күнекмәләре формалаша.
Дәрес бик күңелле үтте, балалар бик канәгать калдылар.