Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча тәрбияләнүчеләр белән әңгәмә үткәрелде. Шәфкать туташы Хәбибуллина Г.И. гриппның барлыкка килү сәбәпләре, авыруның симптомнары турында сөйләде. Үз организмыңны грипптан ничек сакларга, әлеге чирне ничек кисәтергә кирәклеге турында сөйләштеләр. Балаларга грипп эпидемиясе чорында үз сәламәтлегеңне җентекләп күзәтергә, витаминнар һәм профилактик чаралар кабул итәргә, шәхси гигиена сакларга, режимны үтәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш ителде. Әңгәмә ахырында «Сак булыгыз, грипп!» дип аталган видеоролик карадылар. Укучылар алган белемнәрен ныгытып «Ничек авырмаска!» стенгазета чыгардылар.
.jpg)