Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен клуб-түгәрәк эшчәнлеге кысасында һәм «Өлкән буын»федераль проектының «Демография» милли проекты кысасында өлкәннәр ункөнлегенә багышланган мастер-класс үткәрде.
28 енче сентябрьдән «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре ягып җылыту сезонына әзерлекне тикшерү максатыннан социаль исәптә торучы гаиләләргә чыгып, аларның кышка әзерлекләрен тикшерә башладылар.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Сөнгатуллина Алсу мини-концерт оештырды.
2020 елның 02 нче октябрьдә Тукай картлар hәм инвалидлар интернат-йортта яшәүчеләрне өлкәннәр көне белән котларга Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедовның ярдәмчесе Артур Мозаффаров килде. Ул интернат-йортка көнкүрештә бик тә кирәкле әйберләр – су җылыту өчен кулерлар бүләк итте. Өлкәннәр белән аралашып, ул һәрберсенең хәлен сорашты. Аларга тыныч картлык, имин көннәр, сәламәтлек теләде. Социаль хезмәт алучыларның барысы да бу очрашуга рәхмәтле калды.
Җәлил картлар йортында кунакта курчак театры
2020 елның 2 октябрендә 12.00 сәгатьтә Чирмешән картлар һәм инвалидлар йортында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (картлар йортында төнге вакытта янгын булу сәбәпле) укулар узды
Тукай картлар һәм инвалидлар йортына өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Яр Чаллыдагы бүлеге хезмәткәрләре дә килде. Алар соөиалҗ хезмәт алучыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар һәм яктылык кайтаргыч элементлар һәм баллы күчтәнәчләр бүләк итте, өлкәннәрне үз сәламәтлекләрен һәм гомерләрен саклауга игътибарлы булырга чакырды. Безнең әбиләр һәм бабайлар бик канәгать калдылар. Сезнең кайгыртучанлыгыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Көзге календарьда үзенчәлекле дата бар, ул вакытта йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тулып тора, рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә, кешеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк - бу 1 октябрь яки Халыкара өлкәннәр көне «игелек һәм хөрмәт көне».
Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре лаеклы ялда булган хезмәттәшләрен котладылар, котлау открыткалары һәм бүләк җыелмалары тапшырдылар.
Халыкара өлкәннәр көнендә барыгызга да бары тик изге теләкләр телибез. Һәркем игътибарга һәм якыннарының аңлавына лаек булсын. Күңел күтәренкелеге, озын гомер, сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет сезгә!
Шулай ук «Кукмара сөте» җитәкчесе Хаматдинов Минефанис Фәләхетдин улына матди ярдәм күрсәтүе өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсебез килә. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар телибез!
2020 елның 2 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә шәһәр библиотекасының 5 енче филиалы хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан мавыктыргыч чара үткәрелде.