Өлкәннәр декадасы кысаларында, Сарман районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы "Волонтер"иреклеләр берләшмәсе активистлары "Өлкәннәргә ярдәм" акциясе үткәрделәр. Волонтерлар уңыш җыярга һәм түтәлләр казырга булыштылар.
Өлкәннәр яшьтәге көненә “Ветеран белән тереләтә көн” программасы кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белэн тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгың “Кама Тамагы муниципаль районындагы “Богородский рай” халыкка социаль хезмэт күрсэтү комплекслыт үзэге” дәүләт автономия социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчэсе “Чиста ишегалды” акциясе үткәрелде.
2020 елның 5 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җирне саклагыз” дигән экологик дәрес узды.
Чишмә районында “Кайгырту” акциясе үтә.
Укытучылар көне - иң җылы, күңел нечкәрткеч бәйрәмнәрнең берсе. Бу - педагогларның хезмәтен хөрмәт итүче һәркем өчен бәйрәм. Педагог булу - ул сәләт. Бу гомерлеккә.
Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Көз бәйрәме”
2020 нче елның 04 нче октябре көнне Габдулла Тукай исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсендә Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Бер дулкында» дип аталган ял көне клубы кысаларында «Уртак тел табу» дигән чара үткәргән.Максат: үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу.
2020 нче елның 2 нче октябре көнне мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфия Хөснетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 яшүсмер белән Олы Афанас авылында «Мин бу, мин, минем барлык дусларым!» дип аталган чара үткәрде. Максаты: бер-береңә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, интеллектуаль, коммуникатив сәләтләрен, аларның иҗади фикерләвен үстерү, эмоциональ яктан тотрыклы фон формалаштыру.
Укытучылар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева 2020 нче елның 2 нче октябре көнне социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8-12 яшьлек 10 бала арасында “Яраткан укытучыма” дип аталган открыткалар ясау буенча мастер – класс үткәрде. Максат: укытучы һөнәренә карата мәхәббәт, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, балигъ булмаганнарның иҗади потенциалын үстерү.
«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2020 нче елның 1 нче октябре көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Луб социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 4 мөмкинлекләре чикле бала өчен «Светофор» дигән дәрес үткәрде. Максаты: мөмкинлекләре чикле балаларны хәрәкәт эшчәнлеген нормальләштерү юлы белән социаль җайлаштыру һәм үз тулы кыйммәтле әйберләренә психологик ышаныч булдыру. Баланың вестибуляр аппаратын үстерү, аның хәрәкәт активлыгын һәм хәрәкәтләрен координацияләү.