2020 елның 02 нче октябрьдә Тукай картлар hәм инвалидлар интернат-йортта яшәүчеләрне өлкәннәр көне белән котларга Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедовның ярдәмчесе Артур Мозаффаров килде. Ул интернат-йортка көнкүрештә бик тә кирәкле әйберләр – су җылыту өчен кулерлар бүләк итте. Өлкәннәр белән аралашып, ул һәрберсенең хәлен сорашты. Аларга тыныч картлык, имин көннәр, сәламәтлек теләде. Социаль хезмәт алучыларның барысы да бу очрашуга рәхмәтле калды.