«Халыкара өлкәннәр көне»

2020 елның 2 октябре, җомга

Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында, «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре лаеклы ялда булган хезмәттәшләрен котладылар, котлау открыткалары һәм бүләк җыелмалары тапшырдылар.

 Халыкара өлкәннәр көнендә барыгызга да бары тик изге теләкләр телибез. Һәркем игътибарга һәм якыннарының аңлавына лаек булсын. Күңел күтәренкелеге, озын гомер, сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет сезгә!

Шулай ук «Кукмара сөте» җитәкчесе Хаматдинов Минефанис Фәләхетдин улына матди ярдәм күрсәтүе өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсебез килә.  Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International