28 енче сентябрьдән «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре ягып җылыту сезонына әзерлекне тикшерү максатыннан социаль исәптә торучы гаиләләргә чыгып, аларның кышка әзерлекләрен тикшерә башладылар. Социаль хезмәт алучылар яши торган бер генә йорт хуҗалыгында да газ җиһазлары һәм төтен юллары җентекләп тикшерелмичә калмаячак. Бу мөхим сорауда киңәшләр өлкәннәргә дә балаларга да артык булмас дип уйлыйбыз.