Җәлил картлар йортында кунакта курчак театры

2020 елның 2 октябре, җомга

02.10.2020 Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара узды. Көзге календарьда үзенчәлекле көн бар - ул өлкән буын кешеләренең хөрмәт көне.

Бу бәйрәм көнендә Әлмәт шәһәреннән килгән кунаклар үзләренең чыгышлары белән шатландырдылар. Әюпова Г.Р. җитәкчелегендәге «Яхшылык бүләк ит» хәйрия фонды «Петрушка батыр солдат» дип аталган театральләштерелгән концертын күрсәттеләр.

Чара барышында Өлкән кешеләргә чын күңелдән сәламәтлек, яхшы кәеф һәм озын гомер теләделәр. Чара ахырында барлык катнашучылар да бүләкләр алдылар.

Ул көнне  бер генә кеше дә игътибарсыз калмады. Барысы да күтәренке кәеф белән, елмаюлар белән таралыштылар. Чөнки оештыручылар катнашучыларга иң мөһиме-игътибар һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр, тормыш белән кызыксынуларын, озак елларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.

Җәмгыятебездә инвалидлар һәм өлкәннәр турында кайгырту, аңлау һәм борчу уята белгән кешеләр бар. Безнең җиребез мондый кешеләргә һәрчак юмарт булсын һәм башкаларга бирелгән җылылык артсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International