Тукай картлар һәм инвалидлар йортына өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Яр Чаллыдагы бүлеге хезмәткәрләре дә килде. Алар соөиалҗ хезмәт алучыларны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар һәм яктылык кайтаргыч элементлар һәм баллы күчтәнәчләр бүләк итте, өлкәннәрне үз сәламәтлекләрен һәм гомерләрен саклауга игътибарлы булырга чакырды. Безнең әбиләр һәм бабайлар бик канәгать калдылар. Сезнең кайгыртучанлыгыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!