«Астра» тернәкләндерү үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан күмәк чара узды

2020 елның 2 октябре, җомга

2020 елның  2 октябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә шәһәр библиотекасының 5 енче филиалы хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан мавыктыргыч чара үткәрелде.

Чара барышында балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләнде. Балалар табышмакларга җаваплар әйттеләр, әкияттән өзекләр тыңладылар.

Чара ахырында “Картлыкта зикәклек” дигән мультфильм күрсәтелде һәм шуның турында әңгәмә уздырылды. Кунаклар балаларга баллы күчтәнәч өләштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International