2021 нче елның 31 нче декабрендә "Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Югары Утар балалар йорты-интернатында" әдәби кичә үткәрелде.
Дәреснең максаты: Яңа ел бәйрәменең әкияти атмосферасын булдыру, балаларга шатлык, уңай хис-кичерешләр тудыру.
«Сугышта хатын-кыз йөзе түгел» социаль проекты кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отрядының 2 волонтеры белән 29 декабрьдә 7 нче социаль участокта «Яңа ел белән!» дип аталган чара үткәрде. Яңа ел акциясе кысаларында алар тыл ветераны Ассадуллин Фаргат Сабирҗан улы янына бардылар.
Бүген «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен бик күп кызыклы яңа ел уеннары һәм күңел ачулар әзерләнгән иде. Балаларга Яңа ел бәйрәменә кунакка буйлы курчаклар, әкият персонажлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Башта алар балалар белән уеннар уйнадылар, әйлән-бәйлән йөрделәр. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анжела Хәйрова 18 нче социаль участокта «Мин - кабатланмас кеше» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларга һәр кешенең уникальлеген, үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең кабатланмаслыгын, балаларда башка кешегә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
28 декабрь көнне 11 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Теләкләр чынга аша» дигән яңа ел акциясе уздырдылар. Әлеге чара социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә торучы 2 бала өчен бәйрәм кәефе һәм уңай эмоцияләр булдыру максатыннан үткәрелгән.
2021 нче елның 28 нче декабрендә Югары Утар психик тайпылышлары булган балалар йорты- интернатының кече төркем тәрбиячесе Шакирова Эльмира Данил кызы «Әкияттә кунакта» дигән темага дәрес үткәрде.
Бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүче балалар өчен яңа ел тамашасы узды.
Бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Яңа елны бию, юмор һәм җыр белән бергә билгеләп үтик!» дип аталган яңа ел тамашасы үткәрелде