Яңа ел

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

 

Яңа ел - һәрвакыт могҗиза, тылсымлы үзгәрешләр, маҗаралар һәм гаҗәеп бълщклщргщ бай була. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан барлык балалар да Кыш Бабайга теге яки бу теләкләрен үтәүләрен сорап хатлар язалар.

Бүген «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен бик күп кызыклы яңа ел уеннары һәм күңел ачулар әзерләнгән иде. Балаларга Яңа ел бәйрәменә кунакка буйлы курчаклар, әкият персонажлары, Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Башта алар балалар белән уеннар уйнадылар, әйлән-бәйлән йөрделәр. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр.

Ә бәйрәмнең кульминациясе балаларга “Кыш бабай бул” акциясе кысаларында НТР телерадиокомпаниясенә алып килгән хәйриячеләрдән һәм битараф булмаган гражданнардан Яңа ел бүләкләре тапшыру булды. Барлыгы 204 бүләк тапшырылды.

Балалар һәм ата-аналар акциядә катнашучыларның барысына да бүләкләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, аларга сәламәтлек һәм иң изге теләкләр теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International