«Сугышта хатын-кыз йөзе түгел»

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» отрядының 2 волонтеры белән 29 декабрьдә 7 нче социаль участокта «Яңа ел белән!» дип аталган чара үткәрде. Яңа ел акциясе кысаларында алар тыл ветераны Ассадуллин Фаргат Сабирҗан улы янына бардылар.

Волонтерлар һәм белгеч тыл хезмәтчәнен һәм аның тормыш иптәшен якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котладылар, аларга нык сәламәтлек теләделәр, җиңү өчен рәхмәт әйттеләр һәм бүләкләр тапшырдылар.

Фәргать Сабирҗан улы сөйләвеннән волонтерлар аның 1930 елның 10 сентябрендә Башкортстан республикасының Чишмә авылында тууын, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре, Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнүен белделәр. Аның балалык елларында күп авырлыклары була һәм сынаулар үтә: өлкән апасы һәм ике абыйсы фронтка алдыналар, ун яшеннән күп һәм авыр хезмәт куя, ачлык-ялангачлык кичерә. Сугыш елларында әнисе белән бергә тылда, колхозда хезмәт итәләр, кыр һәм авыл хуҗалыгы эшләренең барлык төрләрен дә башкаралар. Сугыштан соң ул колхозда, төрле эшче булып хезмәт эшчәнлеген дәвам итә, аннары өйләнә. Түбән Камага ирле-хатынлы 1998 елда балаларга якынрак булырга дип күчеп килә. Фәргать Сабирҗан улының ике баласы, ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Ир белән хатын бүгенге көнгә кадәр актив тормыш рәвеше алып баралар, рухи күтәренкелек һәм зур оптимизм зарядын саклыйлар.

Волонтерлар саубуллашканда тыл хезмәтчәннәренә кызыклы хикәяләре өчен рәхмәт белдерделәр, аларга сәламәтлек теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International