«Яңа елны бию, юмор һәм җыр белән бергә билгеләп үтик!»

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Бүген Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен «Яңа елны бию, юмор һәм җыр белән бергә билгеләп үтик!» дип аталган яңа ел тамашасы үткәрелде.

Хезмәткәрләр көче белән Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары булган күңелле тамаша оештырылды. Тылсымлы, могҗизалы Яңа ел бәйрәмендә балалар аеруча бәхетле иделәр. Алар рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнадылар, күңелле уеннар оештырдылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.

Бәйрәм ахырында барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International