2021 нче елның 31 нче декабрендә "Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Югары Утар балалар йорты-интернатында" әдәби кичә үткәрелде.
Дәреснең максаты: Яңа ел бәйрәменең әкияти атмосферасын булдыру, балаларга шатлык, уңай хис-кичерешләр тудыру.
Матур бизәлгән зал, аллы-гөлле Яңа ел күргәзмәләре - болар барысы да бәйрәм, әкият атмосферасы тудырды. Тәрбияче балалар өчен кышкы табышмаклар әзерләгән, конкурсларда барысы да актив катнашты "Чыршыны бизә" уены аеруча ошады. Бөтен әдәби кичә Яңа ел клиплары белән үрелеп барылды. Соңыннан тәрбияче барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм күп бәхетләр теләде.