“Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты”ның “Шәфкатьлелек”бүлегендә “Саф һавада сәламәтлек сәгате”

2021 елның 28 декабре, сишәмбе
Дареснең максатлары: -саф һавада балаларның сәламәтлекләрен ныгыту; -үзара уңай мөнәсәбәт тәрбияләү һәм үзләрен итагәтьле тоту серләренә төшендеру. Саф һавада йөрү кеше организмы өчен бик уңай тәэсир итә. Организмны гомум ныгытудан тыш,бик күп үзгәрешләр бара: сулыш алу яхшыра, йөрәк эшчәнлеге ныгый. Бер сәгать саф һавада йөреп, үзеңне кәефеңне яхшыртырга, арыганлык һәм стресс халәтеннән арынырга, көч җыярга мөмкин. Табигать белән аралашу, организмның кислород белән тулылануы һәм аның эмоциональ халәткә уңай йогынты ясавы-иң зур өстенлекләрнең берсе булып тора.Боларның барысы дә безгә мәрхәмәтлерәк,бәхетлерәк һәм сәламәт булырга этәргеч бирә.Саф һавада узган дәрес бик тә файдалы үтте. Балаларның кәефләре күтәренке иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International