Югары Утар психик тайпылышлары булган балалар йорты- интернаты. «Әкияттә кунакта» китап уку

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Чараның максаты: баланы «Кабартмалар» әкияте персонажлары белән таныштыру, иҗади эшчәнлек аша кулларның вак моторикасын үстерү.

 

Бурыч:

 - балаларга түгәрәк форма ясарга өйрәтү;

- ясалган сурәтне контур кырыеннан чыкмыйча буяу;

- балаларны яхшылыкка, ярдәмчеллеккә, намуслылыка, кыюлыкка, дуслыкка өйрәтү;

 - балаларның сөйләмен, хәтерен, фантазиясен, игътибарын үстерергә;

- әкиятләр турында белемнәрне гомумиләштерү, әкиятләр һәм аларның геройларын танып белү сәләтен үстерү.

 

Катнашучылар: 4 бала.

 

Балалар китап укыганны яраталар, бигрәк тә әкиятләр. Шуңа күрә алар халык әкиятләрен бик теләп тыңлыйлар. Дәрес вакытында тәрбияче балалар өчен "Кабартма" халык әкиятен укыды.  Балалар әкиятнең сюжетын җиңел аңласыннар өчен, тәрбияче төсле әкият рәсемнәрен күрсәтте. Дәреснең икенче өлешендә балалар кәгазь битенә тәрбияче ярдәмендә түгәрәк ясадылар һәм буядылар. Дәрес балаларга бик ошады.

Дәрес күңелле һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International