Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Көз бәйрәме”

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Көз бәйрәме җәй белән саубуллашуны, көз белән очрашуны символлаштыра. 2020 елның 5 октябрендә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернатта көзгә багышланган бәйрәм программасы оештырылды. Культорганизатор Шәрәфетдинова И.Ф. һәм хезмәт буенча инструктор Гильманшина З. Р олкэннэр  өчен спорт чаралары һәм конкурслар үткәрделәр.

Күп кызыклы конкурслар булды: яшелчәләргә кагылып аларны әйтү, яшелчә ризыклары рецептларын искә төшерү, табышмакларга җавап бирү, җырлар җырлау. Иң кызыгы, алар "Шалкан" турында күренешне ничек уйнаулары иде. Бәйрәмдә катнашучылар бик күп уңай эмоцияләр, аралашу шатлыгы, искиткеч кәеф һәм хәтер өчен бик күп фотосурәтләр алдылар. Көз моңсуланырга сәбәп түгел-бу сөенергә, яңа уңай эмоцияләр алырга һәм сәламәт булырга  сәбәп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International