Укытучылар көне - иң җылы, күңел нечкәрткеч бәйрәмнәрнең берсе. Бу - педагогларның хезмәтен хөрмәт итүче һәркем өчен бәйрәм. Педагог булу - ул сәләт. Бу гомерлеккә. Кама Тамагы муниципаль районындагы "Богородский рай “халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном учреждениесенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Укытучы сүзе горур яңгырый” дигән чара уздырдылар . Алар укытучы ,ә хәзер социаль хезмәт күрсәтелүче Крепостина Людмила Федор кызын һөнәри бәйрәме белән котладылар. Аның адресына һөнәри осталык, сәламәтлек, озын гомер теләп рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.