2020 елның 5 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Җирне саклагыз” дигән экологик дәрес узды.
Дәрес тәрбияченең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының куптөрлеге һәм аның истәлекле урыннары турындагы докладыннан башланды. Аннан соң рәсемнәр карадылар,
“ Зоологик лото”, “ Артыкны тап” кебек уеннар уйнадылар. Әнгәмә барышында планетабызны саклау өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне кабатладылар.
Соңыннан нәтиҗәләр ясалды, балалар сорауларга җавап бирделәр. Балалар бик күп яңалыклар белделәр һәм җир планетасы турында китаплар укырга телэк белдерделәр.