«Уртак тел табу»

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

2020 нче елның 04 нче октябре көнне Габдулла Тукай исемендәге Үзәк шәһәр китапханәсендә Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Бер дулкында» дип аталган ял көне клубы кысаларында «Уртак тел табу» дигән чара үткәргән.Максат: үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу.

Катнашучылар «Гадәти булмаган ысул белән исәнләшергә», «Танылган адаш исем»,«Минем мәхәббәт үзәге»,«Гадәти булмаган сыннар», «Йорт-агач-мәче» күнегүләрен үтәделәр. Катнашучылар үз хаталарын күрсә дә, аларны хәл итә алмаса да, аларга психолог ярдәмгә килде. Бергәләшеп төрле тормыш хәлләреннән чыгу юлларын эзләделәр, ә психолог мәҗбүриләми торган ысул белән киңәшләр бирде.

Чара «Кызыклы–файдалы” нәтиҗәләр ясау түгәрәге белән тәмамланды, анда күп кенә катнашучылар «гадәти булмаган фигуралар» күнегүенең бик катлаулы булуын искәреп үттеләр, чөнки тренинг буенча коллегалар белән сөйләшмичә генә аңлашу җиңел булмады. Ә “Минем мәхәббәт үзәге” күнегүе бик киресенчә катнашучыларга бик ошады. Алар үзләренең йөрәкләре нинди зур һәм ул күпме кешене сыйдыра ала дип уйламаган да булганнар! Психолог барысына да гаиләдә ихласрак булырга, проблемалар турында сөйләшергә һәм бергәләп хәл итү юлларын эзләргә кирәк дип әйтте. Шул чакта гына күп кенә аңлашылмаучанлыкларны булдырмаска мөмкин дип кисәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International