Укытучылар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева 2020 нче елның 2 нче октябре көнне социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 8-12 яшьлек 10 бала арасында “Яраткан укытучыма” дип аталган открыткалар ясау буенча мастер – класс үткәрде. Максат: укытучы һөнәренә карата мәхәббәт, ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, балигъ булмаганнарның иҗади потенциалын үстерү.
Очрашу башында балалар инструкторга үзләренең яраткан укытучылары турында сөйләделәр, кызыклы, гыйбрәтле тарихлары белән уртаклаштылар.Кайбер балалар киләчәктә үзләре дә укытучылар булырга һәм балаларга белем бирергә теләүләре турында әйттеләр. Аннан соң инструктор, балаларга кайчы, кәгазь һәм җилем белән эшләү кагыйдәләрен искә төшереп, кадерле укытучыларыбызны котларга, аларга үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк итәргә тәкъдим итте.Балалар, бер-берсенә туры килгән таҗлар һәм яфракларны сайлап, үз дизайннарын барлыкка китерделәр һәм бик теләп эшкә тотындылар. Эш пөхтәлекне, тырышлыкны һәм билгеле бер күнегүне таләп итте.Открыткаларны ясаганнан соң һәр бала яраткан укытучысына адресланган котлау сүзләрен уйлап таптылар, оригиналь юллама һәм имзасын да өстәделәр.Открыткалар матур һәм төрле килеп чыкты.
Дәрес ахырында балалар үз эшләрен күрсәттеләр һәм яраткан укытучыларына открыткаларын аларның хезмәтләре, аңлаулары, игелекләре һәм сабырлыклары өчен рәхмәт сүзләре белән чын күңелдән бүләк итәчәкләр, дип ышандырдылар.