ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Яңа Чишмә районында 1 октябрьдән 10на хәтле “Көз бүләкләре” акциясе дәвам итә. Бу акция яшелчәләрне кышка хәзерләү максатыннан оештырыла.

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгендә эшләп килүче “Иҗат купере” түгәрәгендә, балалар бу юлы, өлкәннәр өчен котлау открыткалары ясадылар. 

6 октябрьдә Зәй муниципаль районы “Радость”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм Җирле мөселман дини оешмасы - Зәй районы мөхтәсибәте вәкилләре белән берлектә өйдә социаль хезмәтләр кабул итүче  ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга яшелчә ташу буенча хәйрия акциясе оештырылды.


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамагындагыларны өлкәннәр көне белән котладылар. Аларга нык сәламәтлек теләделәр, хезмәтләре өчен иң җылы рәхмәт сүзләре әйтелде. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәребез өчен  хәйрия  акциясе үткәрделәр, аларга җиләк-җимеш, яшелчә, консервланган әйберләр әзерләделәр. Гимназия укучылары өйгә  барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез өчен открыткалар үз куллары белән ясадылар.

Шулай ук йортларны һәм йорт яны территорияләрен генераль җыештыру үткәрелде, йорт-сарайларга вак-төяк ремонт ясалды.

Социаль хезмәт алучылар котлау, кайгыртучанлык, өлкән буынга хөрмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

2020 елның  6 октябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Мин Татарстанда яшим” дигән танып – белү шөгыле булып узды.

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова Өлкәннәр декадасы кысаларында «Спорт марафоны» дигән сәламәтләндерү чарасын үткәрде.

2020 елның 6 октябрендә Тукай районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева «Лекотека» комплекслы индивидуаль-юнәлешле программа кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Ксенобиология»темасына социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәрес-уен үткәрде.

2020 елның 5 октябрендә Тукай районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Тарынчева а. м.һәм Миннекаева Г. и. волонтерлар һәм социаль хезмәт алучылар белән берлектә Кече Шилнә авылы территориясендә яшәүче, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы өлкән яшьтәге өлкәннәрне котладылар.


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Сарман муниципаль районында «Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең "Волонтер" иреклеләр берләшмәсе активистлары укучылар белән волонтерлык идеяләрен популярлаштыру максаты белән ирекле эшчәнлек турында дәрес үткәрделәр.

"Көнләшү" проекты старт алды, анда   «Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең "Волонтер" иреклеләр берләшмәсе активистлары  укучылар белән   финанс грамоталылыгы буенча лекция үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International