«Төсле кәеф»

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Диләрә Корягина 2020 нче елның 6 нчы октябре көнне «Төсле кәеф» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: эмоциональ кәефне коррекцияләү, катнашучыларның эмоциональ киеренкелеген төшерү.

Башта психолог «Минем кәефем»дигән әңгәмә үткәрде. Катнашучылар бүгенге көндә аларның кәефләре ничек икәне белән уртаклаштылар, шулай ук кәефнең ни өчен нәкъ менә шундый булуы турында сөйләделәр. «Кәеф чәчәге» уенында психолог башта кәеф кристалллары булган тылсымлы чәчәк турында сөйләде, соңыннан кристаллларны үз кәефләренә карап сайларга тәкъдим итте. Дәрестә катнашучы теге яки бу төстәге кристалл сайлап, ни өчен әлеге төсне сайлаганын аңлатты. Бу уен катнашучыга үзенең эмоциональ халәтен һәм кәефен аңларга ярдәм итте. “Бер-береңә теләк” күнегүендә һәр катнашучы кәгазь битендә яхшы кәефтәге фразалар язды һәм аны гомуми капчыкка салды. Әлеге күнегү дәрестәгеләргә уңай эмоциональный фон булдырырга ярдәм итте.

Дәрес ахырында, яхшы кәеф булдыру максатыннан рефлексия үткәрелде-һәр катнашучы капчыклардан листовкалар алып. аңа нинди теләкләр әйтелүен кычкырып укыды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International