2020 нче елның 6 нчы октябрендә Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфия Хөснетдинова «Әни+бәби» клубының “Тавык йөрргә чыкты” дип аталган чираттагы дәресен үткәрде. Максаты: кече яшьтәге балаларда сөйләм эшчәнлегендә танып-белү активлыгы өчен шартлар тудыру,балаларның сенсор тәҗрибәсен баету, бармакларның вак моторикасын үстерү.
Балалар янына дәрескә әтәч, тавык һәм чебеш гаиләсе килгән иде. Алар төрле биремнәр алып килделәр. Балалар алар белән бергә җырладылар да, биеделәр дә. Күнегүләр сөйләм сулышын рәткә китерүгә һәм логоритмика элементлары белән сөйләмне үстерүгә юнәлтелгән иде. Кулларның вак моторикасын үстерү өчен катнашучылар ярмалар белән иҗади биремнәр үтәделәр. Шулай ук «Парын тап», «Пазл» уеннарында катнаштылар.
Вакыт күңелле һәм сизелмичә дә узды. Балалар бик канәгать калдылар һәм әтәчне озак җибәрергә теләмәделәр. Ата-аналар, үз чиратында, белгечкә кызыклы һәм танып-белү дәресе өчен рәхмәт белдерделәр.