“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында социаль эш буенча белгеч Хажарова Мадина «Баш миен чарлау – ул гомерне озынайту» дигән темага мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларны акылның активлыгын һәм ачыклыгын өлкән яшькә кадәр саклаучы: хәтер, игътибар, фикерләү сәләте кебек борынгы ысуллар белән таныштыру.
Танграм - ул жиде төрле-төрле яссы фигурадан ясала торган (мәсәлән, кеше, хайваннар, хәрефләр яки саннар) башваткыч.
Мастер-класс барышында социаль хезмәт алучылар гади геометрик сынны катлаулыга әйләндереп җыяр өчен күп уйладылар һәм баш ваттылар. Әлеге башваткычта аеруча саннар, фил, кеше фигуралары ясау ошады.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның психоэмоциональ хәле һәм хәтер, игътибар, фикерләү, күзаллау кебек төп психик процесслары яхшырды.
Социаль хезмәт алучылар чарада актив катнаштылар. Катнашучыларның чара барышында кәефләре яхшырды, тормыш тонусы hәм эшкә сәләтләре артты.
Чарада дүрт кеше катнашты.