Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Янәшәмдә якын дусларым” дигән психологик чара, тренинглар – көндәлек куренеш.

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр көне декадасы уңаеннан Буа картлар һәм инвалидлар интернат -йортында психолог олы кешеләрнең психологик сәләмәтлекләрен ныгыту, төрле өлкәләрдә иҗатларын, рухи-әхлакый потенциалны үстерү өчен иҗтимагый ярдәм алучыларны  төрле төркемнәргә булеп "Янәшәмдә якын дусларым” дигән чара уздырды. Мондый чараларның төп максаты: психологик уңайсызлану дәрәҗәсен кимету, үзара эләгешеп киткәндә тыелып калу, психологик мәдәниятне формалаштыру, стресс хәләтләрен булдырмый калу,  олы кешеләрнен психологик сәләмәтлекләрен ныгыту.

“Психологик тренинглар олы кешеләр өчен эмоциональ яктан бик файдалы, күпләр бер-берсе белән ныграк аралаша, бер – берсен өйрәнә, бер берсенә ышаныч белдерә башлый”.- дип сөйли психолог Светлана Айметова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International