ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

   26.10.202020 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Сиделка» пилот проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  көндезге булу бүлегенең культорганизаторы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен курчак ясау буенча мастер-класс үткәрде. 

2020 елның 23 октябрендә Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Сөләйманова Айгөл «Мин - ата-ана» клубы кысаларында социаль хезмәт алучылар белән «Балага кем күбрәк йогынты ясый: гаилә, мәктәп, урам» дигән темага төркем консультациясе үткәрде.

 

Дуслык көне

 

Дуслык - кешеләрне бәйләүче төп хисләрнең берсе. Дуслык турында китаплар, җырлар, шигырьләр язылган, фильмнар төшерелгән. Халыкара дуслык көнен бөтен дөньяда билгеләп үтә.

Яр Чаллы тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Солнышко" тернәкләндерү үзәгендә 28нче октябрьдә "Дуслык көне" исемле тематик чара узды, аның максаты дуслык әһәмиятен һәм бер-берсенә толерант мөнәсәбәтне күтәрү иде.

Бәйрәм "Нәрсә ул дуслык?" дигән сорау буенча  әңгәмәдән башланды. Балалар әңгәмәдә һәм конкурсларда актив катнаштылар: «Дуслык» сүзенең һәр хәрефенә яңа сүз уйлап табарга, буй, чәч төсе һәм башка ысуллар буенча тезелергә, алып баручы артыннан хәрәкәтләрне кабатларга кирәк иде. Чара барышында балалар бәйрәм атмосферасына чума алдылар.

Бәйрәм азагында Леопольд исемле песи турындагы «Балалар, әйдәгез тату яшик» мультфильмын карау оештырылды.


27
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 нче елның 24 нче октябрендә ял көне клубы кысаларында «Веста» үзәге белгечләре Альфа мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Веста»үзәгендә социаль хезмәт күрсәтелүче 20 балигъ булмаган бала өчен «Мультфильмнар һәм әкиятләр илендә» дигән уен викторинасы һәм  мультипликацион фильмнар күрсәтүне уздырдылар. Максат: балаларның ялын оештыру, уңай тормыш җайланмаларын формалаштыру.

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» үзәге белгече Әлфия Байкова 5 мөмкинлекләре чикләнгән бала өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: Зур моторика һәм гомуми координацияләү күнекмәләрен, җитезлек, тизлек, аяк һәм кул көчен үстерү.

«Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында «Веста» үзәгендә «Сәйлән белән чигү. Бизәнү әйберләре ясау” дип аталган темага социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар өчен дәрес үткәрелде.

Максат: сәйләннән бизәкләр ясау.

«Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында, «Скандинавская ходьба» технологиясе буенча өлкәннәр өчен «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, социаль хезмәткәрләр гражданнар белән социаль хезмәт күрсәтү, скандинавия йөреше буенча «көз-шатлык»дигән дәресләр үткәрделәр.

27 нче ноябрь көнне Югары Утар балалар йорты – интернаты тәрбиячесе Нуриева Лилия, балалар белән берлектә нәниләрнең яраткан мультфильмнарын карадылар.

Мультфильм карауның төп максаты:

  • геройларны танып белү;
  • дуслык мөнәсабәте тәрбияләү;
  • кәефне күтәрү;

Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре янгын куркынычсызлыгы инструктажларын яңарттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International