2020 нче елның 24 нче октябрендә ял көне клубы кысаларында «Веста» үзәге белгечләре Альфа мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Веста»үзәгендә социаль хезмәт күрсәтелүче 20 балигъ булмаган бала өчен «Мультфильмнар һәм әкиятләр илендә» дигән уен викторинасы һәм мультипликацион фильмнар күрсәтүне уздырдылар. Максат: балаларның ялын оештыру, уңай тормыш җайланмаларын формалаштыру.
Чара барышында Күңелле клоуннар белән хәрәкәтле уеннар үткәрелде, балалар төрле биремнәр үтәделәр, биеделәр, җырладылар. Белгечләр уен викторинасы үткәрделәр, балалар сорауларга җавап бирделәр, әкиятләр әйттеләр, ребуслар чиштеләр, мультфильм персонажлары белән кубиклар җыйдылар һәм «Шалкан» һәм «Кабартма»әкиятләрен күрсәттеләр. Катнашучылар үзләренең интеллектуаль сәләтләрен, фикерләү һәм карашларын күрсәтә алдылар. Чара «Леопольд песие маҗаралары» һәм «Ну, погоди!» мультфильмын карау белән дәвам итте. Бу мультфильмнар балаларны тәрбиягә, игелеккә һәм дуслыкка өйрәтә. Мультфильмнар бик кызыклы юмор һәм колоритлы персонажларга ия һәм балалар өчен тормыш әлифбасы булып тора. Балалар явыз эшләренең, ахыр чиктә, үзләренә кайтачакларын күрәләр, ә менә изге гамәлләр үзләренә кире яхшылык белән искә алынуын беләләр.
Балалар һәм өлкәннәр вакытны бик яхшы үткәрделәр, бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм бөтен көн буена күтәренке кәеф белән таралыштылар.