Түбән Каманың "Веста" үзәгендә «Сәйлән белән чигү. Бизәнү әйберләре ясау” дип аталган темага дәрес үткәрелде.

2020 елның 27 октябре, сишәмбе

«Тегүчелек эше» юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында «Веста» үзәгендә «Сәйлән белән чигү. Бизәнү әйберләре ясау” дип аталган темага социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар өчен дәрес үткәрелде.

Максат: сәйләннән бизәкләр ясау.

Дәрес башында белгеч катнашучыларга сәйлән белән чигү тарихы, чигү төрләре һәм ысуллары турында мәгълүмат бирде.

Хәзерге вакытта сәйлән белән чигү күп кенә хатын-кызлар өчен яраткан шөгыль булып тора, дип билгеләп үтте белгеч. Табиблар: «Сәйлән белән чигү нервларны бик яхшы тынычландыра, стрессны бетерә дип әйтәләр. Хатын-кызларның бөтен көчен ала торган җыештыру, дәресләр әзерләү вакытында булган киеренкелекне бетерү өчен ярдәмгә сәйлән белән чигү кебек күңелле шөгыль дә килә ала. Теләсә нинди чигү кешеләрне берләштерә, төрле кешеләр белән уртак тел табарга ярдәм итә».

Дәрес барышында хатын-кызлар сәйләннән эшләнелә торган бизәнү әйберләрен сайлау белән таныштылар. Моның өчен чыгым материалы да бик аз кирәк була: сәйлән, мулине җепләре, фетр, энә һәм кайчы.

Дәрес вакытында хатын-кызлар сәйләннән кул эшләнмәләре ясадылар һәм вакытларын файдалы итеп үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International