«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында «Веста» үзәге белгече Әлфия Байкова 5 мөмкинлекләре чикләнгән бала өчен «Светофор» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: Зур моторика һәм гомуми координацияләү күнекмәләрен, җитезлек, тизлек, аяк һәм кул көчен үстерү.
Төркемле дәрес «таганнар» күнегүеннән башланды. Балалар идәнгә утырдылар, аякларын алга суздылар һәм скакалканы ике тапкыр бөкләп аякларыннан тарттырдылар. Аякларын тезләреннән бөкләмичә генә бастылар, артка чигенделәр, тигезлекне саклап калырга тырыштылар. Күнегүләрне башкару авыр булган балаларга белгеч ярдәм итеп торды. Дәрес туп белән кунегүләрдән тәмамланды, катнашучылар башта тупны бер-берсенә тәгәрәттеләр, аннары өстән ыргыттылар, ә астан тоттылар.
Гомумән алганда, дәрес күңелле атмосферада узды, балалар коллективта тату һәм бердәм эш күрсәттеләр. Чараның уен һәм төркем характеры кызыксыну уятты, катнашучылар бик канәгать калдылар.