«Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында, «Скандинавская ходьба» технологиясе буенча өлкәннәр өчен «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, социаль хезмәткәрләр гражданнар белән социаль хезмәт күрсәтү, скандинавия йөреше буенча «көз-шатлык»дигән дәресләр үткәрделәр.
Ак кышны көтеп, табигатьнең соңгы якты төсләрен күрү өчен скандинавия йөреше техникасы ярдәмендә хезмәт күрсәтүчеләр көзге бакчага сәяхәткә чыктылар. Табигать якты, күңелле буяулар белән шатландырына. Сары һәм кызгылт яфраклары, агачлар астында алтын келәм ясап, җиргә уңга-сулга егыла. Көзге бакчаның исе үзенчәлекле, анда гаҗәеп саф һавалык һәм салкынлык сизелә. Сәяхәт вакытында өлкәннәр физик яктан гына шөгыльләнмичә, күңел күтәренкелеге һәм уңай эмоцияләр алдылар.
Чара ахырында социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларны көзге чәчәк бәйләмнәре белән сөендерделәр, барысы да канәгать калдылар.