Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең культорганизаторы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен курчак ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: курчак ясау техникасы белән таныштыру, халык курчагы булдыруга кызыксыну уяту.
Чара башында белгеч көндезге булу бүлегендәге социаль хезмәт алучыларны курчак барлыкка килү тарихы белән таныштырды, аның төрләрен күрсәтте һәм курчак ясау өчен кирәкле материаллар турында сөйләде. Көндезге булу бүлегендәге социаль хезмәт алучылар бик теләп курчаклар ясадылар.
Чара азагында социаль хезмәт алучылар кәефләренең яхшыруын билгеләп үттеләр, курчакларны әзерләүнең сыйфатын бәяләделәр һәм белемнәре белән уртаклаштылар.
Чарада жиде кеше катнашты.