Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Бөтендөнья игелек көне» акциясе үткәрделәр.
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Сәйфуллина Альбина “Аек ата –ана-бәхетле гаилә” программасы кысаларында социаль ярдәм алучылар белән коррекцион дәрес үткәрде.
16.11.2020. «Кайгырту» приютында тәрбияче Зверева Е.Г. 9 кешедән торган мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Сәламәт буласың килсә»дигән КВН үткәрде.
Максат: балаларда сәламәт яшәү рәвеше турында күзаллаулар формалаштыру.
Бурычлар: Элек алган спорт төрләре, кеше сәламәтлеге өчен витаминнар файдасы турында белемнәрне ныгыту. Балаларның сәламәтлек өчен табигый факторларның (су, һава, кояш) йогынтысы турында күзаллауларын киңәйтү. Организм өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы икәнлеге турында күзаллауларны формалаштыру.
2020 нче елның 17 нче ноябрендә «Кайгырту» приютында тәрбияче Шатков Алексей Александрович белән 6 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Хокук бозу һәм җәза»(гамәл- хокук бозу- җинаять; балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау) дигән темага танып – белү дәресе үткәрелде.
Максатлары һәм бурычлары:
Сарман муниципаль районындагы «Шәфкать» үзәгендәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өчен Эмоциональ януны профилактикалау буенча тренинг дәресе узды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Харисова Кәмәрия үткәрде.
Тренинг эмоциональ януны профилактикалау аша белгечләр эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән иде.
Бөтендөнья толерантлык көне кысаларында "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлшат Сәләхова Балтач гимназиясе һәм Балтач урта мәктәбе активистлары белән берлектә "Без - толерант" дигән акция уздырдылар. Волонтерлар толерантлык, кеше хокуклары һәм кагыйдәләре турында сөйләделәр. Акциянең төп моменты - "толерантлык панно"сы булдырудан торды. Волонтерлар үз эшләре белән һәркемне толерант һәм тирә-юньдәгеләргә түземле булырга өндәделәр.
2020 елның 18 ноябрендә Сарман муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр көче белән оештырылган концерт булды. Җылы һәм уңайлы залда тулы гармония хөкем сөрде. Чара җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барылды. Тамашачылар дусларының талантларына гаҗәпләнеп һәм сокланып утырдылар. Мондый чаралар кәефне күтәрә һәм реабилитациядә уңай динамика бирә, кешеләр күңелендә шатлыклы хатирәләр калдыра.
«Үсеш» клубы кысаларында 2020 нче елның 17 нче ноябре көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала өчен «Тылсымлы ил» дигән төркемле дәрес оештырды. Максат: логик фикерләүне, иҗади сәләтләрне, хыялларны, үз-үзеңә ышанычны үстерү.
Ел саен Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә әниләр көне билгеләп үтелә. Һәр әни өчен иң кыйммәтле бүләк - үз баласы күңелен биреп эшләгән бүләк.
«Кечкенә җиңүләр» программасы кысаларында, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар белән «Әнигә бүләк» дип исемләнгән бәйрәм открыткасы әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Бөтендөнья пәрәвезендә куркынычсыз йөрү
Бүгенге көндә компьютерларның күбесе мәктәпләрдә дә, өйдә дә, эштә дә югары тизлекле каналларга тоташа, бу интернетта нәтиҗәле эшләү мөмкинлеге бирә. 18 нче ноябрь көнне Яр Чаллы тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Солнышко" тернәкләндерү үзәгендә балаларны заманча мәгълүмати мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан « Бөтендөнья пәрәвезе буйлап куркынычсыз йөрү»дигән танып-белү чарасы узды.
Чара барышында балалар компьютерның барлыкка килү тарихын, Интернетның файдасы һәм зарары турында искә төшерделәр. Тәрбияче Наталья Владимировна белән бергә дөнья илләре буйлап сәяхәт итәргә киттеләр. Жираф һәм француз үрдәкләре турында күңелле биюләрне башкаргач, Һиндстан, Америка, Япония, Италия, Франция кебек илләрдә булдылар. Ә дөньяның иң салкын илләрендә-Гренландиядә, Лапландиядә, Норвегиядә, дәртле музыка астында кар бабай ясадылар. Соңыннан балалар танып-белүле мультфильм карадылар.