2020 нче елның 17 нче ноябрендә «Кайгырту» приютында тәрбияче Шатков Алексей Александрович белән 6 кешедән торган мәктәп яшендәге балалар белән «Хокук бозу һәм җәза»(гамәл- хокук бозу- җинаять; балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау) дигән темага танып – белү дәресе үткәрелде.
Максатлары һәм бурычлары:
Чара барышында балалар түбәндәге төшенчәләр белән таныштылар: гамәл, җинаять һәм хокук бозу; тәрбияче балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау турында җентекләп сөйләде, барлык балалар да актуаль тема буенча фикер алышуда актив катнаштылар, кызыклы ситуацияләрне карадылар, кызыксындырган сораулар бирделәр һәм ахырда «Дөрес – дөрес түгел» дип исемләнгән үстерешле уен уйнадылар.
Чарадан балалар гамәл, җинаять, хокук бозу төшенчәләрен һәм бу хокук бозулар өчен кешегә нәрсә янаганын аерырга өйрәнделәр.