«Әнигә бүләк» КЦСОН «Тылсым»

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

       Ел саен Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә әниләр көне билгеләп үтелә. Һәр  әни өчен иң кыйммәтле бүләк - үз  баласы  күңелен биреп эшләгән бүләк.

  «Кечкенә җиңүләр» программасы кысаларында, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар белән «Әнигә бүләк» дип исемләнгән бәйрәм открыткасы әзерләү буенча мастер-класс үткәрделәр. Дәрес барышында балалар үзләренең әниләрең нинди матур һәм ягымлы икәкәнлеген сөйләделәр. Балалар бик теләп открыткалар ясадылар һәм анда үзләренең җылылык һәм мәхәббәтләрен  өстәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International