ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 18 ноябрендә «Тормыш матур!» программасы кысаларында «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Тукай комплекслы үзәге балаларына һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насыйрова «Мин үз-үземне тотышым белән идарә итәм» дигән үз-үзен җайга салуны үстерү буенча төркем эше үткәрелде һәм балалар ышаныч телефоны эшенең принциплары турында сөйли торган видеороликлар күрсәтелде: «Доступность», «Бесплатность», «Анонимность», «Профессионализм», «Конфиденциальлек». Төркем дәресендә 10 социаль хезмәт алучы катнашты.

"Бергә күңелле" клубы эше кысаларында 2020 нче елның 17 ноябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең коррекция сыйныфында белем алучы 12 укучысы белән «Әнигә бүләк» дигән шөгыль үткәрде.

Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Развивайка” клуб эшчәнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технология үз эшен дәвам итә.

17 ноябрь көнне үзәк психологы тарафыннан әлеге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен төркемле дәрес үткәрелде.

2020 нче елның 17 нче ноябре көнне Түбән Кама «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү эше кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар арасында «Минем Татарстан» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: Туган як турында белемнәрне киңәйтү, Туган республикага мәхәббәт, гражданлык җаваплылыгы, патриотизм һәм горурлык хисе тәрбияләү.

   18 ноябрь көнне тәрбияче Хәбибуллина Гөлнара Райхановна “Кыш бабайның туган көне” исемле чара үткәрде. Чарада  5 укучы катнашты.

"Әйләнә-тирәдәге кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек" технологиясе кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина 8 нче санлы социаль участокта «Дөрес аралашу» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашуның дөрес булмаган ысуллары турында төшенчә формалаштыру.

         Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  көндезге булу бүлегенең хезмәт буенча инструкторы Сафия Ганиева социаль хезмәт алучылар өчен «Кәгазьнең тылсымлы серләре»  дигән темага  мастер- класс үткәрде. 

2020 елның 18 ноябрендә психолог Насыйрова Л.К. һәм педагог Миннекаева Г.И. гаиләгә һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең Тукай комплекслы үзәге балаларына социаль ярдәм күрсәтү бүлеге «Шәфкать» тарафыннан «Дөрес түгел ил» дигән уен үткәрелде. 

Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр «иҗат шатлыгы " түгәрәгенә бик теләп йөриләр»

2020 елның 18 ноябрендә Яңа Чишмә районы “Кайгырту” халыкка комплекслысоциаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр белән  утырыш узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International